Ак кар ява. Төн сакларга…

Ак кар ява. Төн сакларга
Мин тәрәз төбенә ятам.
Шундый якын бүген җиһан.
Җиһан бүген җиде ят та!

Кар бөртеге төшкән саен
Күзләремнән энҗе тама.
Бүген аяк асларында
Әллә күпме йолдыз яна!

Кем югалткан?! Ә мин табам!
Йолдыз арасында — шигырь!
Җыямын да өләшәмен —
Җан җылыткыч бүген шулдыр!..

Секундына йөзне типкән
Йөрәк тора тагын дулап —
Йөри кемдер. Йөри әнә
Йөри минем шигырь буйлап…

Мине эзли. Шигырьдә эз
Чуалтылган. Төрле-төрле.
Мин үзем дә бу мизгелдә
Бурандагы кар бөртеге…

Шигырь тулы җан җылысы!
Һәм дә бәхет телемнәре.
Шигырьдә мин рәшә генә.
Чыктай үтә күренмәле.

Шигырь мина, мин шигырьгә
Бик якын да, җиде ят та.
Шагыйрь җаны ни кичермәс —
Йолдыз җыеп йөргән чакта?!.

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт